Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды. Көн кадагына 17 сорау күтәрелде, шуларның берсе - 2021 елның 24 ноябрендә төзелгән 41-56-с номерлы РФ субъектлары - Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе арасындагы чикне билгеләү турындагы Килешү бертавыштан расланды.
«Бу эш барлык регионнар белән дә алып барыла. Барлык бәхәсле сорауларны чишәбез. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына афәрин: теманы үз җаваплыгына алдылар, кирәкле эш. Барлык анклав, бәхәсле сорауларны чишеп бетерергә кирәк», - дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.