ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары белән берлектә шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль кадастр палатасы филиалы вәкилләре янәдән муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләрен тикшерделәр.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Әгерҗе муниципаль районы Администрациясендә Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркемнәре күчмә киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан муниципаль районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерү дәвам итә.

 


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Россиядә инвестицияләр җәлеп итү һәм салым нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итү өчен җир һәм күчемсез милекне исәпләү дәүләт программасы ашырыла.


16
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген ВКС форматында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль кадастр палатасы филиалы вәкилләре белән киңәшмә оештырылды. Катнашучылар муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләренең агымдагы торышын карап чыктылар.


15
август, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасынаң "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасында катнашуы турында ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.

РФ Президенты Владимир Путин “Милли пространство белешмәләре системасы” (НСПД) дәүләт программасын булдыру турындагы йөкләмәләрне раслады, әлеге документ дәүләт башлыгы сайтында урнаштырылды.


11
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын торак пунктларның, территориаль зоналарның, субъектларның һ.б. чикләре турында белешмәләр белән тутыру мөһим бурыч булып тора. Реестрдагы мондый мәгълүматларның булуы җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүне һәм күчемсез милек объектларының кадастр исәбен алып барганда закон таләпләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә һәм солдатларга ярдәм күрсәтү йөзеннән Гомумроссия халык фронты "Барысы да җиңү өчен" проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында халык фронтының региональ бүлекләренә хәрби бүлекчәләр һәм мохтаҗлар өчен кирәкле әйберләр алып килергә мөмкин, шул исәптән гаскәрләр өчен матди-техник материаллар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International