ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2022 ел
чәршәмбе

Росреестр каршындагы Иҗтимагый шураның 2022 елда өченче утырышы узды. Биредә закон чыгару новеллалары һәм инициативалары, «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, «Роскадастр» Халык-хокукый компаниясен булдыру, шулай ук кадастр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


9
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме киңәшмәсе узды.


8
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Киров өлкәсенең Мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм инвестицион сәясәт министрлыгы белән ике төбәк арасында чикне билгеләү эшләрен карап чыгу өчен телемост оештырылды. Киңәшмәдә шулай ук “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.


3
август, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү буенча эшләр дәвам итә.


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе субьектлары – Татарстан Республикасы белән Оренбург өлкәсе арасындагы чик турындагы белешмәләр “Татарский” кадастр округына карата Бердәм күчемсез милек реестрына кертелде.

29 июльдә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында” спорт һәм команда төзүче чараларында катнашу өчен хезмәткәрләр белән табигатькә чыгу оештырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты.

Очрашуда «Пространство мәгълүматларының илкүлм системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Татарстан 20 сынау төбәге арасына керде, алар территориясендә гражданнар, дәүләт һәм бизнес өчен бердәм цифрлы ПМИС бердәм платформасының беренче сервислары эшләтеп җибәреләчәк.


30
июль, 2022 ел
шимбә

Дуслык көненең төп максаты – кешеләр, мәдәниятләр, милләтләр һәм илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын искә төшерү. Бу көнне дөнья буенча халыклар, илләр, аерым кешеләр арасында дуслыкны пропагандалаучы бәйрәм чаралары уза. Башка мәдәниятләрне хөрмәт итү буенча семинарлар, тренинглар оештырыла.


29
июль, 2022 ел
җомга

Бүген торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертүгә комачау итүче төп хаталарны барлау буенча киңәшмә узды.


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

26 июльдә Менделеевск муниципаль районының Яңа Кокшан торак пункты янәшәсендәге чикне үзгәртү сораулары буенча Татарстан һәм Удмуртия республикалары вәкилләренең күчмә киңәшмәсе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International