Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә һәм солдатларга ярдәм күрсәтү йөзеннән Гомумроссия халык фронты "Барысы да җиңү өчен" проектын башлап җибәрде. Аның кысаларында халык фронтының региональ бүлекләренә хәрби бүлекчәләр һәм мохтаҗлар өчен кирәкле әйберләр алып килергә мөмкин, шул исәптән гаскәрләр өчен матди-техник материаллар. Ярдәм күрсәтүне проектның рәсми сайтындагы https://pobeda.onf.ru/ махсус форма аша акча күчереп тә башкарырга мөмкин.
Проектта катнашу турындагы мәгълүматны 8 (800) 200-34-11 телефон номеры аша, pobeda@onf.ru электрон адресы буенча, шулай ук https://pobeda.onf.ru/ рәсми сайтта белеп була.