Бүген ВКС форматында “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль кадастр палатасы филиалы вәкилләре белән киңәшмә оештырылды. Катнашучылар муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләренең агымдагы торышын карап чыктылар.
Республикада районнарның СТПга үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү турында 35 муниципаль район карар бирде. Хәзер Пространство белешмәләре фондында үз эченә 225 авыл җирлеген (692 торак пункт) керткән 21 районнарның проектлары исәпләнә. Торак пункт чикләренең күпчелеге ФГИС ТП сайтына урнаштыру өчен районга җибәрелде.
Порталда исә 347 торак пункт чиге инде урнаштырылган, шуларның 89-ы (Яңа Чишмә, Алексеевск, Спас, Азнакай, Аксубай районнары) ЕГРНга кертү өчен Федераль кадастр палатасына юнәлдерелде.