Хәзерге вакытта Россиядә инвестицияләр җәлеп итү һәм салым нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итү өчен җир һәм күчемсез милекне исәпләү дәүләт программасы ашырыла.
РФ субъектлары чиген билгеләү кысаларында җир кишәрлекләрен инвентаризацияләү дә уздырыла. Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе чиген билгеләгәндә элек исәптә булмаган җирләр табыолы. Әмма шуны ассызыкларга кирәк: ике субъект арасындагы чик үз конфигурациясен алыштырмады, Татарстанның да, Оренбург өлкәсенең дә мәйданнары артмады һәм кимемәде.
P.S.: Хөрмәтле журналистлар, ММЧда бары тик рәсми мәгълүмат куллануыгызны, теманы өйрәнеп, контексттан цитаталарны "өзекләп" алмыйча бастыруыгызны сорыйбыз!