ЕГРНга Спас һәм Аксубай районнары торак пунктлары чикләре кертелде

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Федераль кадастр палатасы филиалы вәкилләре янәдән муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына (СТП) үзгәртүләр кертү эшләрен тикшерделәр.

Хәзерге вакытта үз эченә 260 авыл җирлеген (819 торак пункт) керткән 25 районнарның проектлары эшләнелә. Торак пункт чикләренең күпчелеге ФГИС ТП сайтына урнаштыру өчен районга җибәрелгән.

ФГИС ТП порталында исә 386 торак пункт чиге инде урнаштырылган, шуларның 155-е (Арча, Алексеевск, Спас, Азнакай, Актаныш, Югары Ослан, Аксубай, Менделеевск районнары) Федераль кадастр палатасына юнәлдерелгән. ЕГРНга 47 торак пункт чиге (Спас районы – 25, Аксубай районы – 22) кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International