Татарстан Республикасынаң "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасында катнашуы турында ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Биредә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Фәнил Әһлиуллин "Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасы 2021 елның декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары белән раслануын искә төшерде. Август башында Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинскийның республикага визиты кысаларында әлеге системаны үстерүнең төп нигезләре тәкъдим ителде. Системаның төп юнәлеше булып Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын төгәл һәм тулы белешмәләр белән тулыландыру тора.
Татарстанда ТР Премьер-министры һәм ТР буенча Росреестр Идарәсе татарфыннан "Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын кирәкле белешмәләр белән тулыландыру" проекты чараларын уздыру буенча 2022-2024 елларга Татарстан Республикасы "юл картасы" расланды. Барлык районнар белән диярлек чараларны уздыру план-графиклары имзаланды.
Фәнил Әһлиуллин шулай ук ЕГРНга торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне кертү буенча хисап тотты. Бүгенге көндә ЕГРНда 342 муниципаль берәмлеккә кергән 3110 торак пункттан 1210-сының чиге турындагы белешмәләр кертелгән. Төрле башкаручыларда 218 торакның генераль планнары эшләнелә, алар кадастр хисабына 779 торак пункт чиген куюны тәэмин итәчәк.
Гамәлдәге законнардан чыгып, калган 1048 торак пункт чиген кадастр хисабына кую өчен таагын 353 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә яисә муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларын ясау юлы белән чикләрне урнаштырып була.
Фәнил Әһлиуллин ассызыклавынча, генераль планнар эшләү буенча килешүләрне районнар тарафыннан беренчел белешмәләр бирелмәү яисә аларның юклыгы сәбәпле тәмамлап булмый. Шулай ук кайбер килешүләрне урман фонды җирләре белән кисешүләр яисә заказ бирүченең өстәмә эшләр (мәсәлән, ызанлау) үткәрүгә финанслары булмау аркасында ябылмый.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре тарафыннан муниципаль районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән чикне урнаштырырга мөмкин авыл җирлекләре билгеләнде. Бүгенге көндә бу ысул белән 35 муниципаль район кулланырга карар бирде (1100 торак пунктны кертүче 360 авыл җирлеге).
Министр әйтүенчә, чикләрне урнаштыруның әлеге механизмы эшләрне тизләйтергә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта Фондта 255 авыл җирлеге буенча территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү проектлары исәпләнә, алар ЕГРНга 692 торак пункт чиген кертергә мөмкинлек бирәчәк. 2022 елның ахырыга кадәр 500ләп торак пунт чиге ЕГРНга кертеләчәк, дип планлаштырыла.
ЕГРНга территориаль зоналар чиген кертүгә килгәндә, 913 җирлектә аларның якынча саны 12,6 мең исәпләнә. 282 ПЗЗ проекты эшләнелә, тагын 560 проект - чиратта. 2018 елдан бирле барлыгы 290 ПЗЗ расланган, әмма кадастр хисабына бары тик 71 проект кына кертелгән. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры җирле үзидарә органнарын бу юнәлештәге эшләрне активлаштырырга сорады.
Фәнил Әһлиуллин шулай ук Татарстан Республикасы чигенең озынлыгы 3,5 мең километр тәшкил итүен әйтте. Бүгенге көндә Оренбург өлкәсе, Чуваш һәм Башкортостан республикалары белән чикне билгеләү турындагы килешүләр төзелгән. Июль аенда Оренбург өлкәсе белән чик кадастр хисабына куелды.
Марий Эл Республикасы белән чик узу проекты расланды. Килешү Марий Элга имзалау өчен юнәлдерелде.
Ульяновск өлкәсе белән чик узу проекты ике як белән дә килешенде. Июль башында килешү материаллары комплекты әзерләнеп, Татарстан Республикасы Президент Администрациясенә имзалау өчен юнәлдерелде. "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җир төзелеше эше материалларын әзерләү буенча эшләр алып бара.
Самара өлкәсе белән чик узу проекты шулай ук ике яклап килешенгән. Килешү һәм координаталар каталогы буенча Самара өлкәсенә искәрмәләр бирелде. Самарадан төзәтелгән координаталар каталогы килде, Фонд белгечләре тарафыннан тикшерелә.
Удмуртия Республикасының төп чиге узу эш проекты килешенде. Хәзерге вакытта урман фондының 2 басу аша участогы белән алмашу буенча сөйләшүләр алып барыла.
Киров өлкәсе белән чик узуның эш проекты килешенгән.
Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.