Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белгечләре тарафыннан муниципаль районнарның генераль планнарын, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләп чыгару, шулай ук шәһәр төзелеше документларын тикшерү дәвам итә.
Августта “ТР ПБФ” ДБУ проектлар әзерләү бүлеге Әгерҗе муниципаль районының Салагыш авыл җирлеге генераль планын эшләүне тәмамлады. Проект ФГИС ТП сайтына килештерү һәм раслау процедураларын узу өчен урнаштырылды. Шулай ук Биектау районының Дачное һәм Красносельский авыл җирлекләре җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре тулысынча әзерләнеп, районга килештерү өчен җибәрелде.
Территориаль планлаштыру документларын һәм кагыйдәләрен раслаган муниципалитетлар торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне 2023 елның 1 июненә кадәр әзерләп бетерергә тиеш. Эш күләме зур булу сәбәпле проектлар әзерләү бүлегенә тагын ике хезмәткәр алынды – Анастасия Кутузова һәм Елизавета Горшкова.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр төзелеше документларын әзерләү буенча сорауларга безнең кураторлар җавап бирә ала, аларның контактларын әлеге сылтама аша карый аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/kuratori-razrabotki-gradostroitelnoy-dokumentatsii.htm