Татарстан һәм Удмуртия арасында чик проектының эш варианты килешенде

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Әгерҗе муниципаль районы Администрациясендә Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркемнәре күчмә киңәшмәсе узды.

Очрашуда Татарстан Республикасыннан: Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Азат Вәлиев, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, Удмуртия Республикасыннан: Мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Анна Боталова, Табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мөһитне саклау министры Денис Удалов, шулай ук әлеге сорау буенча җаваплы белгечләр катнашты.

Киңәшмә нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының чик аша кишәрлекләре буенча барлык сораулар хәл ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International