ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы ярышлары узды. Ярышларда республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан 21 команда  көч сынашты.

Дәүләт хезмәткәрләренә эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү тыела. Әлеге тыюны бозган очракта, ышанычны югалтканы өчен дәүләт хезмәткәре эшеннән азат ителәчәк (2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы законның 17 маддәсенең 1 өлеше 3.1 п., 59.2 маддәсенең 1 өлеше 4 п.).


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кичә ТР пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге, ТР Цифрлы трансформация үзәге һәм «Сетевая компания» АҖ белгечләре Самара өлкәсе энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре белән онлайн-киңәшмәдә катнашты.


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Дәүләт йөкләмәсен тормышка ашыру максатында Фонд хезмәткәрләре пилотсыз очу аппараты (БПЛА) ярдәмендә республика территориясен аэрофотога төшерде.


2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Азнакай районында төбәк әһәмиятендәге биологик (зоологик) «Байбаклар колониясе» дәүләт табигать тыюлыгы булдырылды. Бу карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов геодезия һәм картография бүлегенең баш белгече Альберт Сибагатуллинны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан министр Фәнил Әһлиуллин Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсе ветераннары Михаил Виноградов һәм Фәрит Мусин белән очрашты. Чарада СВО ветераны Рөстәм Сабиров та катнашты.


29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

ТР вице-премьеры Ринат Садыйков Татарстан шефлык итә торган Лисичанск шәһәренә барды. Аны, элегрәк Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрендә кураторлык иткән, хәзерге ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин озата йөрде.


26
сентябрь, 2025 ел
җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов җитәкчелегендә шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләре буенча чираттагы эшлекле киңәшмә узды.

VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 нче утырышында депутатлар закон проектын кабул иттеләр, аның нигезендә өч һәм аннан күбрәк баласы булган һәм Казанда һәм Чаллыда даими нигездә яшәүче гаиләләргә җир кишәрлеге урынына аларның ризалыгы белән акчалата түләү биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International