Бүген, 19 ноябрьдә, Халыкара геомәгълүмат системалары (ГИС) көне билгеләп үтелә.
Нәрсә соң ул ГИС?
ГИС ул — географик координаталарга бәйле мәгълүматны җыю, саклау, эшкәртү, анализлау һәм визуальләштерү өчен компьютер технологиясе.
Географик мәгълүмат системалары картографиядә, геологиядә, метеорологиядә, җир төзелешендә, экологиядә, муниципаль идарәдә, транспортта, икътисадта, оборонада, авыл хуҗалыгында һәм башка бик күп өлкәләрдә киң кулланыла.
Әлеге һөнәри бәйрәм Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды коллективына да кагыла, чөнки безнең белгечләр үз эшләрендә ГИС системаларыннан актив файдаланалар. Әлеге өлкәдә эшләүче барлык хезмәттәшләрне халыкара геомәгълүмат системалары көне белән котлыйбыз һәм пространство белешмәләре өлкәсендә яңа һөнәри үсешләр телибез!