Татарстанда пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча уку семинары узды

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды директорының беренче урынбасары Сергей Бахматов республика укыту семинарында катнашты.

Семинар «Татарстан Республикасында пилотсыз авиация системаларын үстерү: фән, кадрлар һәм пилотсыз авиация системаларының цифрлы реестры» дигән актуаль темага багышланды.

Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе “Илкүләм технологик инициатива университеты 2035” автоном коммерциягә карамаган оешмасы һәм Иннополис Университеты белән берлектән оештырды.

Семинарда “Илкүләм технологик инициатива университеты 2035” вәкилләре Пилотсыз авиация системалары  кадрларының цифрлы реестрын тәкъдим иттеләр. Цифрлы реестр платформасы белән эшләү буенча гамәли киңәшләр һәм инструкцияләр бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International