Бердәм дәүләт реестрына республиканың 24 аучылык хуҗалыгы чикләре турында белешмәләр кертелде

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

 «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ тарафыннан аучылык җирләренең чикләрен билгеләү һәм алар турындагы мәгълүматларны бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр алып барыла.

Бүгенге көнгә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Тәтеш, Кама-Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Буа, Арча муниципаль районнары территориясендә урнашкан 24 аучылык хуҗалыгы чикләре турында белешмәләр кертелде.

Шулай ук 35 аучылык хуҗалыгы Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына җибәрелгән. Шуларның 16сы — килешү, ә 19 аучылык җире раслау турында боерык көтә.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, аучылык җирләренә аучылык хуҗалыгы алып бару өчен билгеләнгән территорияләр керә. Чикләрне билгеләү аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен генә түгел, ә территорияләрдән нәтиҗәле файдалану өчен дә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International