Бүген дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыклары өчен «Авыллар белән идарә итү стратегиясе: комплекслы якын килү» квалификация күтәрү программасын ачу тантанасы булды.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әнвәр улы Әһлиуллин белем бирү программасында катнашучыларны шәхсән үзе сәламләде һәм авыл җирлекләре башлыкларының һөнәри үсешенең мөһимлеген ассызыклады.
21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк укыту программасы җир законнары, стратегик планлаштыру, инвестицияләр җәлеп итү һәм муниципаль милек белән нәтиҗәле идарә итүнең актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала.
Авыл территорияләрен үстерүнең гамәли инструментларына һәм җир законнарын аңлатуга аерым игътибар бирелде.