Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эш визиты белән Урал-Себер Гео-мәгълүмат компаниясе вәкилләре килде.
Очрашуның төп максаты геопространстволы модельләштерү өлкәсендә ике оешманың үзара хезмәттәшлеге һәм 1:500 масштабындагы ортофотопланнар һәм 3D-стереомодель төзү өчен якын арада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләрен аэрофотога төшерү хакында фикер алышу иде.
Урал-Себер Гео-мәгълүмат компаниясе тарафыннан аэрофотога төшерү эшләре материаллары нигезендә төзелгән 3D-стереомодель, 1:500 масштабындагы орофотопланнар Фонд эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.
Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Ике якның соңгы очрашуы август аенда «Геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясендә булган иде. ТР Пространство белешмәләре фонды әлеге конференцияне оештыручыларның берсе.
Урал-Себер геомәгълүмат компаниясе җитәкчелеге, конференциянең елдан-ел саен сыйфатлырак оештырылуын, ә тәкъдим ителгән докладларның да эчтәлеклерәк һәм кызыклырак булуын билгеләп үтте.