Татарстанның күп балалы гаиләләре 54 меңнән артык җир кишәрлеге алды

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстанда өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча актив эш дәвам итә.

2025 елның 21 ноябренә 72 249 күпбалалы мөрәҗәгать итүчене участоклар алу исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Шуларның 18 158е — Казан буенча, ә 9 505 гариза Яр Чаллы буенча бирелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 61 192 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шул исәптән 11 520 — Казанда һәм 4 771 — Яр Чаллыда.

Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә республиканың муниципаль районнарында, шулай ук Казанда һәм Чаллыда барлыгы 54 451 җир кишәрлеге бирелгән.

Күп балалы гражданнарга участоклар республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә һәм шәһәрләрендә бирелә. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы гариза бирүчеләргә рәсмиләштерүнең барлык этапларында консультатив ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International