Бөгелмә һәм Азнакай районнары территорияләрендә аэрофотога төшерү эшләре дәвам итә

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан электрон формада ачык конкурс үткәрелгән иде, аның җиңүчесе итеп Вологда шәһәреннән «Воздушная геодезия» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте билгеләнде.

План буенча, әлеге оешма белгечләре Татарстан Республикасының түбәндәге районнарындагы 102 торак пункт территориясен аэрофотога төшерергә тиеш:

  • Әлки
  • Әлмәт
  • Әтнә
  • Азнакай
  • Апас
  • Арча
  • Алабуга
  • Балтач
  • Бөгелмә
  • Балык бистәсе
  • Буа
  • Биектау
  • Кукмара
  • Мамадыш
  • Менделеевск
  • Питрәч
  • Саба
  • Спас
  • Тәтеш
  • Югары Ослан
  • Яшел Үзән.

 

Бүгенге көнгә планлаштырылган 102 торак пунктның 93е аэрофотога төшерелгән. Шулай итеп, барлыгы 55,66 кв.км мәйданның 52,43 кв. км да эшләр төгәлләнгән. Бу аэрофотога төшерергә планлаштырылган 94,2 %ның 91,18 %тын тәшкил итә.  

Хәзер вакытта республиканың Бөгелмә һәм Азнакай районнарында аэрофотога төшерү дәвам итә.  

Аэрофотога төшерү эшләре тәмамлангач, 1:2000 масштабындагы ортофотопланнар ясалачак. Аларны киләчәктә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондыннан заказ биреп булачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International