Бүген, 12 декабрьдә, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов һәм ЮББ ФДБМУ “Казан дәүләт аграр университеты” ректоры Айрат Вәлиев хезмәттәшлек турында Килешү имзалады.
9 декабрьдә Шомбыт авыл җирлеге генераль планын эшләү сораулары буенча Балык Бистәсе районы администрациясе белән уртак киңәшмә узды. “ТР Пространство белешмәләре фонды” дәүләт бюджет учреждениесеннән биредә директор Айрат Усманов, аның урынбасары Гүзәл Миндубаева һәм җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев катнаштылар.
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XVII Җыелышы кысаларында муниципаль берәмлекләрнең актуаль сораулары буенча “Территорияләрнең инфраструктура үсеше” онлайн-конференциясе узды.
Бүген районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре сораулары буенча “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсенең чираттагы бердәм киңәшмәсе узды.
"Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциясенең икенче көне секцияләр форматында "ЕГРН тулыландыру", Ясалма интеллект", "Кадастр бәяләве", "Пространство белешмәләре фабрикасы" темалары буенча дәвам итәчәк.
Кичә "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов һәм җир асты коммуникацияләре җыелма планын алып бару бүлеге җитәкчесе Петр Белов ФГИС ЕЦП НСПД булдыруга юнәлдерелгән чараларны координацияләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышында катнаштылар.
Бүген "ТР ПБФ" ДБУ директорының беренче урынбасары Руслан Комаров Пермь шәһәрендә узучы "Яңа цифрлы чынбарлык: ЕГРН һәм пространство белешмәләре, Ясалма интеллект" регионара конференциядә катнаша. Оештыручылар - Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Пермь өлкәсе Хөкүмәте. Чара 2 көн дәвам итәчәк.
Кичә Удмуртия Республикасы белән чик урынын билгеләү соравы буенча Татарстан Республикасының зур эш төркеменең соңгы утырышы узды. Киңәшмәне Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җитәкләде.
Бүген торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Биредә Татарстан Республикасы буенча “Росреестр ФКП” ФДБУ филиалы, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ һәм муниципаль районнарның вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасында территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эше дәвам итә.