Татарстан Республикасы территориаль зоналары чикләре турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр дәвам итә.
1 квартал дәвамында Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы тарафыннан ЕГРНга 1400ләп территориаль зона чиге кертелде. Шуларның 1176-сенә документларны ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре эшләде.
Барлыгы Республикада 12701 территориаль зона исәпләнә, аннан 8606 - кадастр хисабына куелган. Территориаль зоналар чиген билгеләү һәм ЕГРНга кертү эшләре 2025 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиеш.