Республиканың торак пункт һәм терзоналар чикләрен ЕГРНга кертү эшләре каралды

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан оештырылган республиканың шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын һәм ПЗЗларын эшләү сораулары буенча ВКС-киңәшмәдә катнашты.

Аралашуда шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы, ТР Пространство планлаштыру институты, республиканың проектлы оешмалары һәм Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә районнары катнашты.

Катнашучылар территориаль планлаштыру документларын эшләп чыгаруга кагылышлы төп сорауларныкарап, Бердәм күчемсез милек реестрына торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләрне вакытында кертү өчен җитешсезлекләрне төзәтү турында килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International