24 декабрьдә ТР Пространство белешмәләре фонды туган көнен билгелиячәк.
Бүген ТР Дәүләт Советының утыз тугызынчыутырышы узды. Биредә РФ субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Удмуртия Республикасы арасында чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүрасланды. Аның буенча мәгълүматны Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин җиткерде.
Татарстан Республикасында районнарның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү эшләре дәвам итә.
Киңәшмәдә катнашучылар күмү урыннары урнашкан җир участокларын рәсмиләштерү сорауларын карап чыктылар.
“Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре балалары өчен “Форсаж” картинг үзәгендә Яңа ел узышы узды – һәркем үзен чын узышчы итеп хис итте ул көнне. Соңыннан Кыш бабай һәм Кар кызы чыгып, әзерләнгән шигырь-җырларны тыңлап, балаларга татлы бүләкләр таратты.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында эшлекле очрашу белән яңа булдырылган “ТР Пространство планлаштыру институты” ДБУ (ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы астындагы учреждение) вәкилләре килде.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 1970 елга кадәр төзелгән себер түләмәсе үләт базларының инвентаризация нәтиҗәләрен анализлау буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә Идарә башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә үтте.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан оештырылган магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары һәм саклау зоналарына караган таләпләрне үтәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.
Бүген “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ хезмәткәрләре “Пространствода идарә итү” цифрлы платформасы эшчәнлеге белән танышты (ЭВМ һәм БД өчен россия программалары бердәм реестрына кертелгән). Әлеге продукт идарә итү каралары кабул итү өчен кулланыла торган ясалма интеллект һәм алдынгы аналитика кушылмасы булып тора.
Бүген "Урал-Себер Гео-Мәгълүмати компания" АҖ вәкилләре тарафыннан (алга таба "УСГИК" АҖ) "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ базасында стереомодельләр белән эшләү технологиясе күрсәтелде.