Фонд хезмәткәрләре Мәскәүдә Бөтенроссия Конгрессында катнаша

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

ТР Пространство белешмәләре фондының җитештерү идарәсе хезмәткәрләре - проектлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Мария Потапова һәм территорияне планлаштыру бүлегенең 1 категорияле белгече Елизавета Горшкова - Мәскәүдә узучы  XXIV "Шәһәр төзелешен дәүләт тарафыннан көйләү 2024" Бөтенроссия Конгрессында катнашалар. Шулай ук онлайн режимда шәһәр төзелеше документларын эшләү секторының 1 категорияле белгече Татьяна Токарева да укулар уза.

Әлеге чара  белгечләрне шәһәр төзелеше законнарындагы соңгы үзгәрешләр белән таныштыру, яңа нормалар әзерләгән белгечләрдән иң катлаулы сорауларга җаваплар алу өчен үткәрелә. Шулай ук уку барышында яңа норматив актларны гамәлдә куллану, хаталарны булдырмау һәм заманча шартларда грамоталы эш тәртибен төзү сораулары да каралды.

- Конгресста катнашу квалификациябезне күтәрү белән бергә һөнәри мөмкинлекләребезне дә киңәйтер, дип уйлыйм. Бу исә башкарылачак эшебезнең сыйфатына уңай йогынты ясаячак. Шулай ук әлеге уку территориаль планлаштыру документларын эшләгәндә туган теге яки бу сорауларны хәл итүгә ачыклык кертте. Әлеге белемнәр белән без тагын да катлаулырак проектларга алынып, эшебезне уңышлы башкара алачакбыз, - дип уртаклашты уку нәтиҗәләре белән Мария Потапова.

Конгресс ахырында барлык катнашучылар квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International