Шәһәр төзелеше өлкәсендә кагыйдәләр җыентыгы булдырылды

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

РФ Төзелеш министрлыгы хәбәр итүенчә, шәһәр төзелеше өлкәсендә 4 яңа кагыйдәләр җыентыгы эшләнелде һәм расланды. Алар комплекслы торак төзелешендә алдынгы ысуллар куллануга һәм шәһәр үсеше процессына юнәлдерелгән.

Кагыйдәләр җыентыгында шәһәр мохитенең 3 максатчан моделе каралды: 

түбән катлы - шәхси яисә блоклы торак төзелеш, 4 катка кадәрле күпквартиралы йортлар,

урта катлы - 8 катка кадәрле күпквартиралы йортлар, биеклек акцентлары,

үзәк - 9 катка кадәрле күпквартиралы йортлар, биеклек акцентлары.

Кагыйдәләр җыентыгы шәһәр төзелеш проектлауның һәр этапында кулланылырга мөмкин: территориаль планлаштыру документларын, шәһәр төзелешен зоналау һәм территорияне планлаштыру документларын, территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен эшләп чыгарыуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International