Казан дәүләт аграр университеты студентлары Фонд җитәкчелеге белән очрашты

2024 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге республика вузлары студентлары белән эшләүне дәвам итә. Шул уңайдан, бүген Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы студентлары белән очрашу оештырылды.

Очрашуда студентларга учреждениенең төп юнәлешләре, ТР Югары төгәллекле позицияләү системасы һәм Фонд катнашкан башка перспектив проектлары турында сөйләделәр. Шулай ук булачак белгечләрне практикага да чакырдылар. Сүз уңаеннан, практика нәтиҗәләре буенча, студентлар Фондка эшкә урнаштырылырга да мөмкин.

“Квалификацияле кадрлар җәлеп итү – безнең өчен беренчел. Без студентлар белән очрашып, аларга учреждениебездәге карьера һәм һөнәри перспективаларны күрсәтәбез. Әлеге эшнең нәтиҗәләре бар, без аны алга таба да дәвам итәчәкбез, чөнки яшьләрнең кызыксынулары күренә”, - дип ассызыклады персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никитина.

Исегезгә төшерәбез, узган айда шундый ук очрашу Казан федераль университеты студентлары белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International