Шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча республика районнары белән киңәшмә үтте

2024 елның 5 апреле, җомга

Бүген ТР Пространство белешмәләре Фонды тарафыннан ВКС режимында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча республика районнары белән киңәшмә үткәрелде. Аралашуга ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та кушылды.

Фонд директоры Дмитрий Лунегов "Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән ТР дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлеп бирү турындагы" 131нче номерлы ТР Законы белән бәйле җир кулланылышы һәм төзелеше (ПЗЗ) проектларын тәмамлау буенча районнарга төп таләпләрне җиткерде. Шулай ук докладта территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен урнаштыру проектларындагы җитешсезлекләрне төзәтү эшләре турында Фондка хәбәр итәргә тиешле районнар да искә алынды, бу - Актаныш, Әлки, Кукмара, Кайбыч, Мамадыш, Норлар, Минзәлә һәм Тукай районнары.

Узган ел ахырында Фонда тарафыннан генераль планнар һәм ПЗЗ проектларын эшләүгә мохтаҗ районнар исемлеге булдырылды. Алар буенча эшләр инде башланган, генераль планнар буенча башкарылган эшләр проценты гына 50дән артты. Документларны сыйфатлы эшләү өчен, районнарга өстәмә рәвештә инвестицион советлар узган проектлар турында мәгълүматны һәм документларда чагылыш табарга тиешле тәкъдимнәрне Фонд адресына җибәүрү сорала.

Презентацияне тулысынча сылтама аша узып карый аласыз: https://fpd.tatarstan.ru/2024.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International