Бүген ТР Экология министрлыгында республиканың климат сәясәте һәм карбонизациягә каршы тору сораулары буенча ведомствоара эш төркеме утырышы үтте.
Утырышта Экология министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты һәм ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре катнашты. "Урман фондына керми калган кирәкле сакчыл утыртмалар чикләрен билгеләү белән ТР территориясендә ортофотпланнарны цифрлаштыру" темасына доклад белән Фондның экологик ярдәм секторы баш белгече Ләйсән Фәхрисламова чыгыш ясады.
Доклад нигезенә Татарстан Республикасының 30 муниципаль районында урман утыртмаларын цифрлаштыру кертелде - әлеге эш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы буенча үтәлде.
Катнашучыларга Яшел Үзән һәм Биектау районнары территорияләрендә ачыкланган урман категорияләре статистикасы да тәкъдим ителде (дәүләт әһәмияте урманнары, кыр саклаучы урман утыртмалары, юл кырые урман полосалары һ.б.).