ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Спас районының "Болгар шәһәре" һәм "Приволжский авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү эшләре тәмам.


3
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Kazan Digital Week — 2023 Халыкара форумы нәтиҗәләренә багышланган хезмәткәрләр өчен семинар үтте. Доклад белән пространство идарәсе җитәкчесе Петр Белов чыгыш ясады.


29
сентябрь, 2023 ел
җомга

Казанда "Партнерлар эзләү - 2024 елда HR максатларга ирешү өчен" HRclubRT көзге очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никитина катнашты.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

"Роскосмос" корпорациясе "ТЕРРА ТЕХ" АҖ ("Россия космик системалары" холдингына керә) белән берлектә "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм Казан федераль университеты хезмәткәрләре өчен "Цифрлы җир" мәгълүмати системасын тәҗрибәле куллану кысаларында укытулар оештырды.


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислеге астында шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча киңәшмә узды. Видеоэлемтә буенча районнарның башкарма комитетлары, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе, Росреестр идарәсе һәм Татарстан буенча "Роскадастр" ГХК филиалы вәкилләре катнашты.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Казанда Kazan Digital Week — 2023 Халыкара форумы узды. Биредә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре дә катнашты.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Хәзерге көндә Татарстанның 608 муниципаль берәмлегенә кергән 3 119 торак пункттан 2 368 чик кадастр хисабына кертелгән. Төрле башкаручыларда 86 җирлекнең генераль планы эшкә алынган. Бу 314 торак пункт чиген кадастр хисабына куюны тәэмин итәчәк.

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин "Татар-информ" баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында милек белән идарә итү нәтиҗәсе, цифрлаштыру, хокук теркәү кирәклеге һәм башкалар турында сөйләде. Шулай ук министрлык астында эшләгән Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды эше әһәмиятен дә ассызыклады.


11
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 15 августында «Сызыклы амнистия» турында закон үз көченә керде, ул сызыклы объектларга (торба үткәргечләр, газ үткәргечләр, электр тапшыру линияләре һәм башкалар) хокукларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен күздә тота.


8
сентябрь, 2023 ел
җомга

Россия Федерациясе төбәкләре – Татарстан Республикасы белән Удмуртия Республикасы арасындагы чик Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелде. Чикнең төгәл озынлыгы 813 километр тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International