Үзбәкстанда Татарстанның шәһәр төзелеше документларын эшләп чыгару тәҗрибәсен өйрәнәләр

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Узган атнада "Сәнәгать куркынычсызлыгы" Эксперт-консультация үзәге" ҖЧҖ һәм ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре Үзбәкстан Республикасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында булып кайтты.

Узган елның ноябрендә "Ташкентбошпланлити" дәүләт учреждениесе белән консультация үзәге арасында меморандум имзаланды, Фонд белән шәһәр төзелеше документларын эшләп чыгаруда пространство белешмәләрен куллану өлешендә хезмәтәшлек итү турында сөйләшенде.

Әлеге меморандумны гамәлгә ашыру кысаларында вәкилле затлар алдагы эшләр этапларын сөйләшеп, күптән түгел булдырылган Халыкара территорияләр үстерү ассоциациясе эшчәнлеге белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International