Фонд экологлары "Восточный" полигоны эше белән танышты

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Кичә ТР Пространство белешмәләре фондының экологик ярдәм күрсәтү секторы хезмәткәрләре "Восточный" полигонының икенче картасы белән таныштылар - бу Казанда каты коммуналь калдыкларны (ТКО) саклау өчен соңгы мәйданчык.

Искәртеп үтик, әлеге полигон Фонд белгечләре тарафыннан эшләнелгән проектлы документларда даими рәвештә чагыла, шуңа күрә аның эше белән якыннан танышу белгечләр өчен файдалы булды.

Картаның гомуми сыйдырышлылыгы — 1,6 млн тонна калдык. Мәйданчыкта фильтратны чистарту һәм зарарсызландыру буенча заманча автоматлаштырылган станция урнаштырдылар, Россиядә әлегә аның куәте һәм технологияләре буенча охшаш җайланма юк. Ул агынтыларны һәм сөзгечне суда балык яши ала торган дәрәҗәгә кадәр чистарта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International