ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2024 елга нәтиҗәләр ясады

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Биредә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, РФ Росреестры җитәкчесе урынбасары Татьяна Громова, Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Александр Шишкин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Коллегия кысаларында ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов учреждениенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Фондның Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын торак пункт һәм территориаль зоналар чикләре турындагы белешмәләре белән тулынландыруга керткән өлешен үз чыгышында Т.Громова да ассызыклады. Ул барлык хезмәттәшләргә рәхмәт белдерде һәм агымдагы елда калган чикләрнең барысы да реестрга кертеләчәгенә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International