Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре Росреестр тарафыннан оештырылган “Геопространство хезмәттәшлеге: Россия һәм Ислам дөньясы илләре өчен перспективалар” панель дискуссиясендә катнашты.
16 майда сәг.10:00 XVI "Россия - Ислам дөньясы: KazanForum" Халыкара икътисади форумы кысаларында Зур Росреестр тарафыннан "Геопространство хезмәттәшлеге: Россия һәм Ислам дөньясы илләре өчен перспективалар" панель дискуссиясе оештырылачак.
Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре балалары «Своих не бросаем” акциясенә кушылып, СВОда катнашучылар өчен котлау рәсемнәре әзерләде.
Бүген "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру буенча узган атналык киңәшмә кысаларында республиканың ресурс белән тәэмин итү оешмаларын системага кушу сораулары каралды.
Җомга көнне Татарстан Республикасының Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсе мәйданчыгында “Кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемалары” семинары үтте. Әлеге чара “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” һәм Татарстан Росреестры тарафыннан оештырылды.
Апрель аенда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 400ләп территориаль зона чиге турындагы белешмә кертелде. Теркәлгән чикләр саны, нәтиҗәдә, 12 628 данә тәшкил итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районында урнашкан Хазовка бистәсе һәм Бота урманлыгы авылын бетерү турында карарны имзалады
Әгерҗе, Бөгелмә, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Норлат, Саба, Теләче, Алабуга районнары, шулай ук Казан шәһәре территорияләрендә региональ әһәмияткә ия комплекслы кадастр эшләре алып барыла.
Агымдагы елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 272 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Фондны һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә пространство белешмәләре тапшыруга гаризалар эшкәртелә.
Пространство белешмәләре фондының җитештерү идарәсе җитәкчеләре Казан федераль университетының ландшафт экологиясе кафедрасы студентлары белән очрашу үткәрделәр.