MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервисларны дәүләт учреждениеләренә бармыйча гына дистанцион рәвештә алырга мөмкин.

Мәсәлән:

  • счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;
  • салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;
  • торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;
  • балалар бакчасы өчен түләүләрне түләргә;
  • ГАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;
  • табибка язылырга.

Яңа сервистан файдалану өчен кулланучырга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләүдә тиешле ботны табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International