Татарстанның уникаль почмаклары

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды махсус сакланылучы табигать территорияләренең һәм аларның саклану зоналарының чикләрен үзгәртү һәм билгеләү буенча актив эш алып бара.

Махсус сакланылучы табигый территорияләр нәрсә ул һәм Татарстанның нинди уникаль почмаклары махсус сакланылучы табигый зоналар исәбенә керә?

Махсус сакланылучы табигать территорияләре ул — табигатьне саклау, фәнни, мәдәни, эстетик һәм савыктыру әһәмиятенә ия булган табигый комплекслар һәм объектлар урнашкан җир, су өслеге һәм алар өстендәге һава киңлеге кишәрлекләре. Алар хуҗалык файдалануыннан алынган, Федераль милектә, алар өчен махсус сак режимы билгеләнгән.

Саклану режимы режимы үзенчәлекләрен исәпкә алып, махсус сакланылучы табигать территорияләре төрле категорияләргә бүленә: дәүләт табигать тыюлыклары, шул исәптән биосфера, милли парклар, табигать парклары, табигать һәйкәлләре, дендрология парклары һәм ботаника бакчалары.

Һәр территориянең үз үзенчәлекләренә һәм уникаль характеристикаларына ия.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасының табигать-тыюлыклар фондына федераль, региональ һәм җирле әһәмияттәге 194 махсус сакланылучы табигать территориясе керә.

Казан федераль университетының «Ботаника бакчасы» шулай ук федераль әһәмияттәге махсус сакланучы табигать объектларының берсе булып тора. Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды тарафыннан махсус сакланылучы табигый территориясе — Ботаника бакчасының чикләрен билгеләү буенча эшләр башкарылды, аннары аның турында белешмәләр бердәм дәүләт күчемсез мөлкәт реестрына кертелде (ЕГРН).

КФУның ботаника бакчасы Казанның Зирекле урамында урнашкан. Бакчаның эчендә дендрарий һәм экспозиция оранжереясы бар, ул республика халкына һәм кунакларына танып белү экскурсияләренең киң спектрын тәкъдим итә. Бакча территориясен карарга һәм экспонатлар белән танышырга бары тик экскурсовод яки куратор белән генә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, җир кишәрлегенең махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләрендә булуы һәм гамәлдәге чикләүләр турында мәгълүмат бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан өземтә соратып алганда бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International