ТР Пространство белешмәләре фонды директоры «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумында катнашты

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Казанда «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы уза. Ул уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсенең төп чарасы булып санала.

Форумга, федераль һәм төбәк хакимиятләре, үсеш институтлары, муниципалитетлар, архитекторлар, урбанистлар, иҗтимагый һәм эксперт оешмалары вәкилләрен дә кертеп, мең ярымга якын катнашучы җыелды.

Бүген «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Х Бөтенроссия форумының пленар утырышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Форумда катнашу өчен Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин да килде, ул пленар утырышта чыгыш ясады. Михаил Мишустин, форум Кече шәһәрләрнең тышкы кыяфәтендә һәм тормышында барган үзгәрешләрне күрсәтергә мөмкинлек бирә дип ассызсызлыклады.

Чакырылган спикерлар арасында шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар бар иде.

Форумда шулай ук ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International