1 сентябрьдән җир кишәрлекләре хуҗаларына кагылышлы законнарга үзгәрешләр үз көченә керә

2025 елның 22 августы, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре җир кишәрлекләреннән файдаланмау критерийлары һәм хуҗаларын контрольдә тоту чаралары турында сөйләделәр.

2025 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 31.05.2025 ел, № 826 карары үз көченә керә, анда торак пунктлар, бакча һәм яшелчә җирләре составындагы җир кишәрлекләрен файдаланмау билгеләре исемлеге расланган. Документ критерийларны закон нигезендә беркетү һәм инспекторларның субъектив бәяләмәсен төшереп калдыру өчен кирәк. Ул милекчеләргә дә ярдәм итәчәк — хәзер алар үз участокларын тәртиптә тотарга кирәклеген һәм анда нәрсәләр эшләргә ярамавын төгәл беләчәк.

Кулланмау критерийлары турында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Алмаз Нәҗмиев җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, хуҗалар бакча һәм йорт яны кишәрлекләре мәйданнарының яртысында 1 метрдан артык биеклектәге чүп үләннәре үстермәскә тиеш. Төзелеш өчен билгеләнгән участокларда милекче бинаны торгызу хокукын рәсмиләштергәннән соң 5 ел эчендә аны тиешенчә рәсмиләштерергә тиеш. Төзелешкә бирелгән рөхсәттә һәм территорияне комплекслы үстерү турындагы карарда күрсәтелгән сроклар искәрмә булырга мөмкин.

Индивидуаль торак өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренә корылмалар төзү өчен вакыт тагын да күбрәк — хокук рәсмиләштерелгәннән вакыттан алып 7 елга кадәр. Әгәр дә участокта биналар һәм корылмалар бар икән, милекчеләр аларны тиешле хәлдә тотарга тиеш, критерийлар буенча ватылган тәрәзәләргә, түбә һәм стеналар җимерелүгә юл куярга ярамый. Торак пунктлар чикләрендәге барлык җир кишәрлекләре, шулай ук бакчалар мәйданының яртысыннан артыгының чүпләнүе яисә көн-күреш калдыклар белән пычрануы, участоктан файдаланмауның гомуми билгесе булып тора.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Росреестр белән берлектә гражданнарга критерийларны аңлату буенча тыгыз эш алып баруын әйтеп үтте. Моннан тыш, быел яз көне кишәрлекләрнең файдаланылмавына контроль кертү турында игълан итү Татарстан районнарында уңай нәтиҗә бирде — халык аларны тәртипкә китерә башлады. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, критерийлар — үз җирләрен күптән кулланмаучыларга йогынты ясауның аңлаешлы һәм регламентланган механизмы. Ташландык кишәрлекләрдән торак пункт зыян күрә — урамнарның тышкы күренеше бозыла, куаклар һәм чүп үләннәре күрше участокларга тиз күчә һ.б. Ул намуслы милекчеләр чит кешенең ваемсызлыгыннан интекмәскә тиеш, дип тә өстәде.

 

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыныкы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International