Бүген Мәскәүдә, «Сколково» инновацион үзәгендә, пилотсыз системаларны үстерү буенча халыкара форум кысаларында, ел саен үткәрелә торган «Архипелаг-2025» проект-мәгариф интенсивы старт алды. Анда 7 августтан 17 августка кадәр өч меңгә якын кеше катнашачак. Татарстан Республикасыннан делегация составында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов һәм ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов та бар.
Форум кунакларын эшлекле программа, иң яхшы технологияләр һәм эшләнмәләр күргәзмәсе, «Архипелаг-2025» проект-мәгариф интенсивы көтә.
Быел чара беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыкты. Анда 35 ил вәкиле катнаша.
«Архипелаг» бурычларының берсе — регионнар икътисадын дронификацияләү рейтингы моделен эшләп бетерү. Монда 46 төбәктән 185 эксперт катнашачак. Алар төрле тармакларда дроннарны куллануның иң нәтиҗәле сценарийларын исәпкә алып, рейтингның яңа күрсәткечләрен проектлау белән шөгыльләнәчәк.