Шәһәр һәм авыл җирлекләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын эшләү мәсьәләләре буенча ВКС форматында атналык киңәшмәдә катнаштылар.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов үткәргән очрашуда проект оешмалары, республиканың муниципаль районнары, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Роскадастр»ның ТР буенча филиалы вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләренең генераль планнарын эшләүнең актуаль проблемалары, шулай ук даими халкы булмаган торак пунктларны бетерү мәсьәләләре каралды.

Министр урынбасары генераль планнарны эшләү буенча эшләрне вакытында башкаруның мөһимлеген ассызыклады һәм киңәшмәдә катнашучыларга билгеләнгән срокларны төгәл үтәргә кирәклеге хакында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International