Соңгы дүрт елда Татарстанда күп балалы гаиләләргә 10 меңнән артык җир кишәрлек бүлеп бирелгән, шуларның 2 меңгә якыны — 2025 елның беренче җиде аенда.
Республикада җир кишәрлекләре бирү программасы 2012 ел ахырыннан гамәлдә. Шушы вакыт аралыгында 72 меңнән артык гаилә җир алуга гариза биргән. Гариза бирүчеләрнең 72 проценттан артыгы (52 277 гаилә) үз участокларын алган инде.
Җир алуга өч һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр хокуклы. Шул ук вакытта гаилә муниципалитет территориясендә кимендә 5 ел яшәргә һәм ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш, ягъни гаиләнең һәр әгъзасына 12-18 кв.метр торак туры килә. Әгәр балаларының берәрсенә әле 23 яшь тулмаган һәм ул көндезге бүлектә укый икән, гаилә шулай ук җир алуга гариза бирә ала.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы