«Архипелаг-2025» проект-мәгариф интенсивы файдалы уза

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Мәскәүдә «Сколково» инновацион үзәге территориясендә пилотсыз системаларны үстерү буенча халыкара форум кысаларында оештырылган «Архипелаг-2025» проект-мәгариф интенсивы уза.

Бу Россиядә пилотсыз һәм роботлаштырылган системаларны эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм эксплуатантлар өчен иң эре чара.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов һәм ТР Пространство белешмәләре фонды директоры Дмитрий Лунегов керде.

Катнашучылар инновацияләр һәм технологияләр дөньясына чумдылар: эксперт лекцияләрендә, мастер-классларда, проект сессияләрендә, семинарларда, дискуссия клубларында, төрле тармакларда һәм төбәкләр икътисадында пилотсыз авиация системаларын куллануга юнәлдерелгән чаралар лабораторияләрендә булдылар.

Чараларда катнашу барышында делегатлар дәүләт эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә дроннар куллануның алдынгы тәҗрибәләре белән таныштылар.

Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, «Архипелаг» проектының төп бурычларының берсе — регионнар икътисадын дронификацияләү рейтингы моделен эшләп бетерү. Бу теге яки бу регионның пилотсыз тармак үсешенә җәлеп ителүен бәяләү. Пилотсыз авиация системаларын актив кертү элек хәл ителмәслек дип саналган катлаулы проблемаларны җиңеп чыгу өчен яңа мөмкинлекләр ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International