Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү һәм һөнәри квалификацияне үстерү перспективаларын ачыклау буенча тикшеренү үткәрә.
Бу максат белән республикага эш төркеме килде, аның составына Росреестр, Федераль кадастр палатасы, Төзелеш министрлыгы, геодезия, картография һәм ИПД вәкилләре керде.
Географик объектларның исемнәре очраклы гына бирелми. Географик объект башка объектлардан аерылып торган берәр билге буенча атала. Бу төбәкнең физик-географик торышын, аның флорасын һәм фаунасын чагылдыручы исемнәр; кешенең гамәли эшчәнлеге, җирле халыкның матди һәм рухи культурасы предметлары, аерым күренешләр һәм предметлары белән бәйле исемнәр; үз исемнәреннән барлыкка килгән исемнәр һ. б. булырга мөмкин.
«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУнең геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин эшче төркемнең чираттагы утырышы барышында Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Киңәшмәне ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадастр мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Тимур Хәбибуллин үткәрде.
Бу хакта Саха (Якутия) Республикасы вәкилләре белән узган киңәшмә барышында сөйләштеләр. Аны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде. Киңәшмәнең төп максаты – Саха (Якутия) Республикасында пространство белешмәләре фондын булдыру һәм эшләтү тәҗрибәсен өйрәнү иде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин торак пунктлары чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшләрнең барышы турында хәбәр итте.
Хөрмәтле коллегалар, сезне геодезия һәм картография хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе президиумы утырышында җирлекләрнең территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын әзерләү һәм ТР торак пунктлары чикләре турында белешмәләр күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү турында хәбәр итте.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Марий Эл Республикасы вәкилләре белән уртак чикне билгеләү мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу үткәрде.
Республика чикләрен билгеләү буенча эшче төркем утырышы барышында Татарстан Республикасы белән Самара өлкәсе, шулай ук Марий Эл Республикасы һәм Башкортостан Республикасы уртак чикләре мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аны ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов үткәрде.