Хәзерге вакытта геодезия һәм картография өлкәсендәге дәүләт надзоры Россия чикләрен, регионнар һәм муниципаль берәмлекләр территорияләрен график, фото һәм башка рәвештә, шул исәптән электрон формаларда, карталарда, планнарда, рәсми атласларда күрсәтүне дә тикшерә.
Шул ук вакытта андый картографик эшләрне үтәү нәтиҗәсендә чыгарылган материалларга рәсми таләпләр юк иде.
Әлеге закон кысаларында картографик эшләр башкарылу нәтиҗәсендә алынган материалларны күрсәтүгә таләпләр булдыру өчен нигезләмә ясарга тәкъдим ителә.
Төзәтмәләр белән әлеге таләпләрне раслаучы оборона өлкәсендә дәүләт сәясәтен, норматив-хокукый җайлауны булдыручы һәм гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең федераль органы да билгеләнә.
Закон, рәсми рәвештә бастырылып, 180 көн узгач кына эшли башлаячак. Бу норматив хокукый актлар уйлап табу һәм кабул итү кирәклеге белән бәйле.