Мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен оешмалар арасында сораштыру үткәрелә

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә оешмаларның кадрларга булган ихтыяҗын билгеләү һәм һөнәри квалификацияне үстерү перспективаларын ачыклау буенча тикшеренү үткәрә.

Сораштырулар 2021 елның 31 маена кадәр онлайн-анкета режимында узачак. Анкетаны тутыру өчен https://itsecurity2021.vcot.info/ адресы буенча узарга, сораштыруда катнашучының шәхси кабинетын теркәргә кирәк.

Анкетаны оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итүче, мәгълүмати куркынычсызлык буенча бүлекчәнең җитәкчесе/белгече тутыра.

Сораштыру нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге белем бирү һәм специализация өлкәсендәге белгечләргә ихтыяҗ фаразын формалаштыру, аларның һөнәри әзерлекләре күләмнәрен формалаштыру өчен файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International