2021 елның 9 июнендә Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 883 нче номерлы карар бастырылып чыгарылды.
Татарстан һәм Марий Эл Республикаларының административ чикләрен билгеләү сораулары буенча чираттагы киңәшмә узды.
“ТР Прстранство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, хокукый тәэмин итү һәм стандартлар эшләү бүлеге җитәкчесе Татьяна Яковлева эш визиты белән Киров өлкәсенең Росреестр идарәсендә булдылар.
Биредә Татарстан Республикасының торак пунктлары һәм муниципаль берәмлекләрнең территориаль зоналары чикләре буенча сораулар күтәрелде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 968-р номерлы күрсәтмәсенә кул куйды. Әлеге документ нигезендә муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү турында Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм аларның материалларын тикшерү регламенты расланды, ул закон проектына керә торган документлар исемлеген һәм тикшерү процедурасын билгели.
"ТР пространство белешмәләре фонды" ДБУ геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин эш визиты белән Башкортостан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә булды. Биредә Татарстан һәм Башкортстанның чиктәш чикләрен билгеләү мәсьәләсе буенча Башкортстан Республикасы вәкилләре белән беренче очрашу узды.
Татарстан Республикасы Чүпрәле районы һәм Ульяновск өлкәсенең «Майн районы» халкы һәм профильле ведомстволар вәкилләре составындагы эшче төркем уртак чикнең бәхәсле участоклары булган урынга чыктылар. Катнашучылар килеп туган җирдән файдалану чикләрен, якларның конкрет участокларга карата аерым кызыксынуларын анализладылар һәм мәйдан балансын үтәп, уртак карарга килделәр.
Кадерле ветераннар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ сезне Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 76 ел тулу белән котлый! Безнең хәтердә һәм безнең йөрәкләрдә бөек батырлык кылучылар өчен һәрвакыт урын булачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан республикада тантаналы тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.