Татарстан Республикасы Чүпрәле районы һәм Ульяновск өлкәсенең «Майн районы» халкы һәм профильле ведомстволар вәкилләре составындагы эшче төркем уртак чикнең бәхәсле участоклары булган урынга чыктылар. Катнашучылар килеп туган җирдән файдалану чикләрен, якларның конкрет участокларга карата аерым кызыксынуларын анализладылар һәм мәйдан балансын үтәп, уртак карарга килделәр.
Әлеге очрашуга кадәр 5 участок буенча сораулар хәл ителмәгән иде, хәзер исә 2 мәсәлә калды – урман хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр.