Кадерле ветераннар! Хөрмәтле хезмәттәшләр!
«Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ сезне Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүенә 76 ел тулу белән котлый! Безнең хәтердә һәм безнең йөрәкләрдә бөек батырлык кылучылар өчен һәрвакыт урын булачак.
Икенче бөтендөнья сугышы башлану белән Геодезия һәм картография Баш идарәсе һәм хәрби-топография хезмәтенең Совет армиясен геодезия пунктлары каталоглары һәм топографик карталар белән тәэмин итү буенча тырышлыгы берләштерелә.
Сугышның беренче елында фронтка 300 миллионнан артык карта җибәрелгән. Иң кирәкле карта 1:50 000 һәм 1:100 000 масштабтагы. Һәр һөҗүм итү операциясе вакытында 100-200 мең карта битләре тотылган. Гаскәрләр 10-20 километрга хәрәкәттә булганда, көн саен карталар комплектлары алмаштырыла. Ә зур операцияләр вакытында армия яңа 1:25 000, 1:50 000, 1:100 000 һәм 1:200 000 масштаблы зур территорияләр карталар комплектларына ия булырга тиеш иде.
Бу бәйрәмдә илебез тарихы, һәр гаилә югалтулары, Ватаныбыз, Җиңү өчен горурлык, сугыш вакытында фидакарьлек һәм батырлык күрсәткән күпмилләтле халкыбыз истәлеге бар.
Сезгә, якыннарыгызга, дусларыгызга һәм кардәшләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, кадерле кешеләрегезнең җылысын һәм игътибарын, уңышлар телим. Йортыгызда, һәр гаиләгездә бәхет, җиңү шатлыгы булсын, һәрвакыт тынычлык һәм иминлек яшәсен.
«Татрстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ командасы