Татарстанда «Кызыл гвоздика», «Үлемсез полк», «Җиңү тәрәзәләре» акцияләре узачак

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан республикада тантаналы тематик чаралар үткәрү планлаштырылган.

1 майдан 22 июньгә кадәр ел саен үткәрелә торган «Кызыл гвоздика» Бөтенроссия акциясе уза. Катнашу өчен волонтерлардан, партнер-кибетләрдән, интернет-ресурслардан кәгазь яки металл значоклар сатып алырга мөмкин. Барлык җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.

2021 елның 9 маенда 15: 00 сәгатьтә «Үлемсез полк» онлайн-йөреше узачак. Катнашу өчен 2021 елның 7 маена кадәр «Үлемсез полк» проекты сайтында (2021.polkrf.ru/) гариза бирергә кирәк, ветераннарның фотосурәтләрен ВК (vk.com/polk_app), Одноклассники (ok.ru/app/polk) социаль челтәрләре, яки «хәтер банкы» сайты аша (sber9may.ru/) трансляциягә кертергә мөмкин.

Онлайн флешмоб форматында «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясе узачак. Фатир/йорт/офис тәрәзәләрен Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган рәсемнәр, фоторәсемнәр һәм язулар кулланып бизәргә, һәм фотога төшереп социаль челтәрләрдә тиешле хэштег (#ОкнаПобеды) белән урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International