Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 968-р номерлы күрсәтмәсенә кул куйды. Әлеге документ нигезендә муниципаль берәмлекләр чикләрен үзгәртү турында Татарстан Республикасы законнары проектларын һәм аларның материалларын тикшерү регламенты расланды, ул закон проектына керә торган документлар исемлеген һәм тикшерү процедурасын билгели.
Регламент Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү турында Татарстан Республикасы законнары проектларын тикшерү буенча таләпләрне билгели. Документ шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан файдалану өчен тәкъдим ителә.
Регламентны үтәү хокукый һәм юридик-техник характердагы җитешсезлекләрне ачыкларга һәм бетерергә, шулай ук мондый чикләрне тасвирлау буенча эшләр үткәрү нәтиҗәсендә алынган муниципаль берәмлекләрнең чикләре турындагы мәгълүматларны күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү өчен киртәләрне бетерергә мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 24.05.2002 ел, № 968-р күрсәтмәсе Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.