ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Санкт-Петербургта булды. Сәфәрнең максаты – шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең мәгълүмати системасы һәм пространство белешмәләре фонды базасы белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнү.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов укучылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул укыту чараларының мөһимлеген билгеләп үтте.
«ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ пространство белешмәләре порталын булдыру буенча эш алып бара. Бу бер урында пространство белешмәләр җыю һәм бердәмлек, шулай ук мәгълүматларны җыю һәм бирү процессларын цифрлаштыру максаты белән эшләнә.
Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшче төркемнең быел беренче утырышы булды. Катнашучылар Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең уртак чикнең бәхәсле участоклары турында фикер алыштылар.
15, 16 февральдә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды» ДБУ җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен, территорияне планлаштыру, төзелеш эшчәнлеген үстерү һәм муниципаль берәмлек территориясендә торак төзелеше өчен шартлар булдыру буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы генераль планнарны әзерләү буенча җаваплы вазыйфаи затлар өчен укулар оештыра.
Кереш сүз белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоэлемтә режимында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары А.Л. Оверчук рәислегендә «Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы»федераль дәүләт мәгълүмат системасын булдыру буенча эксперимент үткәрү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы чикләрен, торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен кадастр исәбенә кую буенча 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов республика районнарының шәһәр төзелеше документларының торышы буенча атналык киңәшмәне ачты.
«Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» ДБУ «Точка кипения» күмәк эш мәйданчыгында укулар оештырды.