Бүген үзенең туган көнен "ТР Пространство белешмәләре фонды" директоры Айрат Нәгыйм улы Усманов билгели.
Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Биредә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов һәм Фондның геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин катнаштылар. Киңәшмәгә видеоэлемтә ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе дә кушылды.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Олег Гайнуллин һәм районның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Тимур Кәлимуллин белән очрашу узды.
"Роскадастр" гаммәви-хокукый компаниясе турындагы" РФ Хакимияте карары проекты 2022 елның 25 гыйнварендә Росреестр тарафыннан әзерләнде.Компания төрле гаммәви-хокукый функцияләр үтәү максаты белән, федераль һәм акционер оешмаларны реорганизацияләп, булдырыла.
Татарстан Республикасы чиге буенча эш төркеме видеоэлемтә аша чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде. Биредә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, ТР урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан буенча Росреестр идарәме вәкилләре катнашты.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә аша Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге Росреестрның үзәк аппараты һәм РФ субъектларының территориаль идарәләре белән берлектә оештырылган киңәшмәдә катнашты.
«ТР Пространство белешмәләре фонды” белгечләре тарафыннан Татарстан географик объектларын территориясендә компактлы яшәүче РФ халыклары телендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм дөреслеген тикшерү эшләре алып барыла.
Дәүләт Думасының милек, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары комитетында “Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында закон хәзерләнә. Ул бердәм геодезия һәм картография белешмәләре платформасын формалаштырырга ярдәм итәчәк.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында эшлекле очрашу белән яңа булдырылган “ТР Пространство планлаштыру институты” ДБУ (ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы астындагы учреждение) директоры Олег Григорьев килде.